Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел
15 февраль көнне, Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан, Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда мәктәп укучылары белән “Әфганстан –йөрәк ярам” дип исемләнгән чара узды. Музей хезмәткәре Г. Хәмидуллина вакыйганың тарихы, Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз, алар бүләк иткән экспонатлар, хәрби киемнәре белән таныштырды. Кәрәкәшле мәктәбен тәмамлаган, хәрби очучы Миргазиян Ширияздановның тормыш юлын чагылдырган китабы, шигырь юллары белән әнисенә язган хатлары, музейга бүләк иткән шәхси әйберләре балаларда зур кызыксыну уятты.
В Каракашлинском краеведческом музее для учащихся прошло мероприятие, посвященное к 35 летию вывода Советских войск из Афганистана.