Год семьи в РФ
Кәрәкәшле авылында Рәсәйдә 2024 ел- Гаилә елы кысаларында, “Бер төбәктән, бер туфрактан без” дип исемләнгән чара узды. Чарада авыл мәдәният йорты, китапханә, музей хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать артистлары, Әбсәләм авылы кунаклары катнашты. Кунакларга музей заллары буенча экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре Г. Шамсуллина, Г. Хамидуллина авыл тарихы, күренекле якташлары белән таныштырдылар. Авылдашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүн Яркәевның сеңлесе Гөлүсә ханым, гаиләләренең җылы истәлекләре белән бүлеште. Абыйсы белән горурлануын ассызыклады. Музейда З. Яркәевның иҗатын яктырткан фотолар, видеоязмалар саклана. Кунакларга шул язмалар да тәкъдим ителде. Китапханә җитәкчесе И. Әхмәтова гаиләләрдәге үзенчәлекле гореф –гадәтләргә тукталып китте, катнашучыларның осталыкларын да “тикшерде”. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр, үз чиратында кунаклар, кубызда уйнау осталыклары белән бүлештеләр. Чара мул чәй табыны артында, фикер алышып, кара-каршы җырлашып дәвам итте.
В рамках Года семьи в России в селе Каракашлы прошло мероприятие “Из одного края, из одной почвы мы”. В мероприятии приняли участие работники сельского Дома культуры, библиотеки, музея, артисты художественной самодеятельности, гости села Абсалямово. Для гостей была организована экскурсия по залам музея. Сотрудники музея Г. Шамсуллина и Г. Хамидуллина познакомили с историей села, его выдающимися земляками. Гулюса ханум, сестра нашего односельчанина, заслуженного работника культуры Татарстана Зайтуна Яркеева, поделилась теплыми воспоминаниями о своей семье. Гордился своим братом. В музее хранятся фотографии, видеозаписи, освещающие творчество З. Яркеева. Гостям были представлены и эти записи. Заведующая библиотеки И. Ахметова рассказала о семейных традициях, “проверила” гостей на знание пословиц и поговорок о семье. Участники художественной самодеятельности подарили свои мелодичные песни, в свою очередь гости поделились своим мастерством игры на кубызе.