Халыкара музейлар көне уңаеннан уздырылган чара

Халыкара музейлар көне уңаеннан Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Музейларның әһәмияте" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Музей төрләре, музей хезмәткәрләренең эш вазифалары белән таныштылар. "Музейлар ни өчен кирәк?- дигән сорауга җавап эзләделәр. Кәрәкәшле музееның иң кызыклы, иң борынгы экспонатлары турында тулырак мәгълүмат алдылар.