Книга. Семья. Библиотека.

Кәрәкәшле авыл китапханәсендә, Рәсәйдә гаилә елы кысаларында, “Китап. Гаилә. Китапханә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды. Шулай ук төрки дөньяның мәшһүр галиме, мөгаллим, журналист, ислам белгече, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддинның “Нәсыйхәт” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Чарада район хатын-кызлар оешмасы, “Ак калфак” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы, ветераннар советы җитәкчеләре, вәкилләре, хатын-кыз депутатлар, музей, мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар катнашты. Озак еллар балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан, лаеклы ялдагы укытучыбыз Зөлфия Мәрданова Р. Фәхреддинның тормыш юлына тукталып китте, музей хезмәткәре, җирле ак калфак оешмасы җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина галимнең Кичүчат авылында урнашкан мемориаль музее турында истәлекләре белән бүлеште, китапханәче Ирина Әхмәтова кыскача китап турында мәгълумат җиткерде. Авыл хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлфирә Мөхетдинова Р. Фәхреддин нәсыйхәтләренә нигезләнеп, гаиләнең җәмгыятьтә мөһим роль уйнавына азсызыклап, эшлекле-уен оештырды. Төркемнәр “Өйләнү әдәпләре”, “Ир әдәпләре”, “Хатын әдәпләре”, ”Ата-ана әдәпләре”, “Туганнар әдәпләре” юнәлешләре буенча Р. Фәхреддинның гыйбрәтле фикерләренә таянып эш иттеләр.

Махсус хәрби операцияда катнашучы егетләребез дә искә алынды, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтәбез. Хезмәтләрен югары бәяләп авыл хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Г. Мөхетдинова, авыл китапханәсе җитәкчесе И. Әхмәтова мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Чара үзешчән артисларыбыз Илнар Шәйхетдинов, Флорида Гарифуллина, Зөмәрә Исхакова, Гөлфирә Мөхетдинова, Гөлнара Хәмидуллина башкаруында җырлар белән үрелеп барды.

В Каракашлинской сельской библиотеке, в рамках Года семьи в России, прошла презентация книги Ризаэддина Фахреддина «Назидание». В мероприятии активное участие приняли руководители, члены общественных организаций, женщины-депутаты, сотрудники музея, дома культуры, односельчане. За активную работу заведующая сельской библиотекой Ирина Ахметова, председатель первичной женской организации Гульфира Мухутдинова награждены Почетными грамотами.