Они сражались за Родину

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип исемләнгән чара узды. Мәктәп яны лагерендә ял итүчеләр Ватаныбыз сагында торган, бүгенге көндә дә торучы якташларыбыз белән таныштылар. Фонд саклаучы Гөлнара Хәмидуллина музей фондында сакланучы уникаль экспонатлар белән таныштырды. Шуларның берсе, хәбәрсез югалган авылдашыбыз Фатыйхов Баянның, эзтабарлар көче белән табылып, кайда күмелүен хәбәр итеп җибәрелгән хаты. Бүгенге көндә дә укучылар бу һәйкәлгә шефлык итәләр, Фатыйхов Баянның туганнары белән тыгыз элемтәдә торалар. Балаларга шулай ук “Виртуаль Бөек Ватан сугышы музее” һәм “Халык хәтере” сайтларында кирәкле мәгълүматлар алу мөмкинлеге турында да аңлатылды.

В Каракашлинском краеведческом музее прошел образовательный час “Они сражались за Родину”. Отдыхающие в пришкольном трудовом лагере ознакомились защитниками Отечества разных времен. Хранителем фондов Г. Хамидуллиной был представлен уникальный экспонат 60-х годов ХХ века – письмо следопытов из Липецской области, которое сообщает о месте захоронения, без вести пропавшего односельчанина Фатыйхова Баяна. Так же ознакомились фотографиями учащихся, которые и на сегодняшний день шефствуют за братской могилой и тесно общаются с родственниками Б.Фатыхова. Ребята поподробнее узнали об официальных сайтах: “Виртуальный музей Великой Отечественной войны 1941-45 гг.” и  “Память народа”, которые немаловажную роль играют в дальнейшем учебном процессе.