Учащиеся Каракашлинской школы побывали на экскурсии

Кәрәкәшле мәктәбенең иң кечкенәләре, 1 сыйныф укучылары, туган як тарихын өйрәнү музеенда экскурсияда булдылар. Алар иң кызыклы экспонатлар белән таныштылар, борынгы киемнәр, йорт кирәк-яраклары турында яңа белемнәр алдылар. Илебезнең тынычлыгы өчен яу кырында булган, гомерләрен дә кызганмаган, авылдашларыбыз белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Бу соңгы очрашуыбыз булмас һәм тарихыбызны саклаучы, яклаучы буын булып үсәрләр дип ышанып калабыз.

Каракашлинский краеведческий музей посетили первоклассники. Они ознакомились с самыми интересными экспонатами, нашли ответы на интересующие вопросы. Надеемся на дальнейшее сотрудничество.